Татарский общественный культурно-просветительный центр г.Ташкента

"ТУГАН ТЕЛГӘ МӘДХИЯ!"

image

0

"ТУГАН ТЕЛГӘ МӘДХИЯ!"

03.12.2024

30-нче ноябрь көнне Ташкент шәһәренең М.Улугбек Университеты каршындагы Каюм Насыри институты НОЦ белем-мәдәни үзегендә "ТУГАН ТЕЛГӘ МӘДХИЯ!" дип аталган шигьри-музыкаль кичә булып үтте. Кичәгә югары кунаклар килеп җитте, алар арасында: Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле урынбасары   - Шакиров Рамиль Анварович,ТОКПЦ рәисе, “Узбәкстан Республикасының  Атказанган халык мәгарифы хезмәткәре”, Бөтендөнья Татар Конгрессының почетлы әгъзасы - Набиуллин Ришат Хисматуллович, татар үзәгенең Правлениесе әгъзалары, зыялы милләттәшләребез һәм масса күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. Кичә дәвамында "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре", югары белемле тарихчы Шигабутдинов Ринат әфәнде "Ташкентта татар телнең тарихы - нигезеннән замана көннәренә кадәр." дигән лекциясен укыды, Популяр шагыйрәбез Флюзә Заманова-Мавликаева Үзбәкстанга һәм татар теленә багышланган, нечкә хисләр белән сугарылган шигырьләрен укыды. Татар курсларының укучысы Диана Хабибрахманова  "Татар теле турында" дигән мәгълүматләр белән таныштырды. Программа барышында курсларның укучылары бик тырышып, күтәренке күңел белән төрле авторларының, алар арасында -Мөһәммәд Сәдри, Фирая Зыятдинова, Фердинанд Гайсин, Тимер Заһид  шигырьләрен укыдылар. Кичәнең иң кызыклы һәм мавыктыргыч моменты - ул  укучыларның юмор  белән башкарылган  "Көлке көлә килә..." һәм татар халык авыз иҗатыннан - "Үгет -нәсыйхатьләр" дигән өлеше булды. Кичәдә, шулай ук, үзбәк һәм рус телендә шигырьләр дә яңгырады.  Кичәнең музыкаль өлешендә популяр җырчыларыбыз: "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" Римма Гизатуллина һәм аның "Болгар ансамбле," Райхан Манняпова, "Мирас" ансамбленең җитәкчесе Ирина Гимранова, популяр баянчыбыз  Рафаэль Узикаев катнаштылар.  Кичәнең ахырында югары кунакларыбыз программада катнашучыларны җылы тәбрикләделәр һәм ТОКПЦ правлениесе агъзасы Рената Шайхинурова татар теле өйрәнүче группаларына "155 сүз" дигән буклетларны бүләк итеп тапшырды. Финалда, гадәттәгечә, кичәнең  катнашучылары, тамашачылар белән бергә "Туган тел" җырын башкардылар.
Мәгърифи- мәдәни чара күтәренке күңел белән үтте һәм залда утыручы милләттәшләребезнең йөрәкләрендә якты эз калдырды.
Кичәнең оештыручысы һәм алып баручысы: "Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре", Казан федераль Университетының Ташкент шәһәрендәге "Каюм Насыри институты" НОЦ белем- мәдәни үзәгенең методисты, "O'zbekiston" телерадиоканалы татар телендәге " Бәллүр чишмә" радиотапшыруларының авторы һәм алып баручысы - Манняпова Райхан Яхъевна.
Чара ТНВ - Планета тарафыннан яктыртылды.

Телеграм Татарского общественного культурно-просветительного центра :https://t.me/tokpc
Сайт:www.tatarlar.uz
Инстаграм:https://instagram.com/tatarlar_uz
Фейсбук:https://facebook.com/groups/tatarlar.uz
Для связи с нами: @Tokpc_PR_bot
tokpc@inbox.ru

Комментарии

Комментариев нет

Авторизуйтесь, чтобы оставлять комментарии