Праздник Сөмбелә в Ташкенте — праздник традиций, культуры и единства! Ташкентта Сөмбелә бәйрәме — традицияләр, мәдәният һәм бердәмлек бәйрәме!
20 сентября в Ташкенте, в павильоне Комитета по межнациональным отношениям, состоялся татарский национальный праздник Сөмбелә — праздник осени, урожая и гостеприимства!
Гостей праздника ждала насыщенная программа. Была представлена татарская национальная выпечка, выставка, посвящённая культуре и традициям татарского народа.
Особое место в программе занял праздничный концерт. Перед гостями выступили видные деятели культуры нашего центра - заслуженный артист Узбекистана, Татарстана и Башкортостана Марат Хакимов, народная артистка РТ Феруза Халдарова, солистка Большого театра им. А. Навои Ленара Закирова, заслуженные работники культуры Республики Татарстан Римма Гизатуллина и Марьям Бухарова, популярные певцы Руслан Гайнанов и Зания Набиева, а также ансамбли "Изге Нур", "Булгар" и солисты ансамблей Гульнара Куватбекова и Камран Бакиров. Музыка, песни и яркие творческие номера создали по-настоящему тёплую и праздничную атмосферу.
Сөмбелә — это не только дань традициям, но и прекрасная возможность собраться вместе, сохранить культурное наследие и поделиться им с другими.
Благодарим всех участников, артистов, организаторов и гостей праздника за этот замечательный день! Пусть традиции живут, объединяют поколения и продолжают звучать в сердце каждого из нас!
20 сентябрьдә Ташкентта Милләтара мөнәсәбәтләр комитеты павильонында, татар халкының милли бәйрәме Сөмбелә узды. Бу — көз, уңыш, кунакчыллык һәм бердәмлек бәйрәме.
Бәйрәм кунакларын бай программа көтте - татар халкының милли камыр ризыклары тәкъдим ителде, татар мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә эшләде.
Бәйрәмнең иң матур өлешләренең берсе — концерт программасы булды. Кунаклар алдында үзәкнең атказанган мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук театр һәм филармония солистлары чыгыш ясады. Җыр-моң, матур чыгышлар бәйрәмгә аеруча җылы һәм күтәренке рух өстәде.
Сөмбелә — гореф-гадәтләрне саклау гына түгел, ә бергә җыелу, мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру һәм аны башкалар белән уртаклашу мөмкинлеге дә.
Бәйрәмне оештыручыларга, катнашучыларга, артистларга һәм барлык кунакларга зур рәхмәт!
Сөмбелә бәйрәменнән Таһир Нигъматуллин фоторепортаж ясады.
