Татарский общественный культурно-просветительный центр г.Ташкента

Новости

image

Уважаемый Ришат Хисматуллович! От всей души поздравляем Вас с днем рождения!
Желаем Вам отменного здоровья, неисчерпаемой мудрости, неизменной уверенности, огромных сил и нескончаемой энергии!
Гармонии и счастья в доме,  пусть будет много радостных событий! Пусть всегда Вас окружает любовь и забота близких, внимание и уважение коллег, опора и поддержка друзей! 
Мы Вас любим, ценим, уважаем!
С днем рождения!

Подробнее
image

ТОКПЦ г.Ташкента выражает свои глубокие и искренние соболезнования семье и близким в связи с утратой ветерана трудового фронта по Яшнаободскому району Сакаевой Раузы Тагировны.
10 марта она отметила свое 100- летие!

Подробнее
image

21 мая в 18:30 в Большом зале консерватории состоится концерт Камерного оркестра народных инструментов «Согдиана» – «Салям, Сабантуй, Салям».

Подробнее
image

"НИКТО НЕ ЗАБЫТ, НИЧТО НЕ ЗАБЫТО!"
9 мая 2023г. в 16.00 в зале Комитета по межнациональным отношениям и дружественным связям с зарубежными странами при Министерстве культуры Республики Узбекистан состоится концерт, посвященный Дню памяти и почестей.
     В концерте примут участие заслуженные артисты Республики Узбекистан, Татарстан и Башкортостан, заслуженные работники культуры Республики Татарстан, Лауреаты Международных и Республиканских конкурсов, самодеятельные коллективы и солисты  ТОКПЦ                   г. Ташкента, активисты культурных центров. Прозвучат песни и стихотворения военных лет.
   Концерт организован Татарским общественным культурно-просветительным центром   г. Ташкента совместно с Комитетом по межнациональным отношениям и дружественным связям с зарубежными странами при Министерстве культуры Республики Узбекистан.
     Добро пожаловать!
Адрес: ул. Бобура 45, (бывший Дворец текстильщиков, Фрунзенский торговый центр). Ориентир: памятник А.С. Пушкину.

Подробнее
image

❗️❗️Внимание!❗️❗️
В Национальном Университете им. Мирзо Улугбека в помещении офиса "Образовательно - культурного центра института Каюма Насыри" начинаются занятия по изучению татарского языка. Подробнее

image

Как и в прошлые годы,  Татарский общественный культурно-просветительный центр г.Ташкента и Совет татарской молодёжи при ТОКПЦ г.Ташкента  планируют провести ежегодную с 2008 года акцию "Достучись до каждого ветерана", с посещением участников войны и трудового фронта с продуктовым  пайком, культурными выступлениями и поздравлениями на дому.

Подробнее
image

В этом году он пройдет 19 июня в традиционной локации – в тенистом и прохладном Central Park (бывш. имени Мирзо Улугбека, Парк Тельмана). Активные мероприятия стартуют в 10.00.

Подробнее
image

Хөрмәтле Ришат Хисматуллович!
       Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелебездән тәбриклийбез!
Үз гомерегездә Сез, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, сынып-саргаеп тешмәдегез, ә корыч булып чыныгып зур хөрмәткә лаеклы хезмәт юлын үттегез. Ә Сезнең хезмәт һәм гомер юлыгыз бик бай һәм мәгънәле...
      1946 елда Башкортстанда туып, үз гомерегезне Үзбәкстан белән бәйләдегез. Мәктәпне бетергәч Сез үзегезнең хезмәт юлыгызны тепловозлар ремонтлау заводында башладыгыз. 1971 елда Ташкент Дәүләт Университетының икътисады факультетын кызыл диплом белән тәмамлап, “Сәяси экономия” кафедрасында укытучы вазифасында эшли башладыгыз. 1979 елда икътисади фәннәр буенча кандидат диссертациясен яулап, Сез зур адымнарыгыз белән югарыга менеп, доцент һәм Беренче проректор дәрәҗәсенә җиттегез. 1991 елда башкалабызда яңа Көнчыгышчылык Институты ачылуы белән сәбәпле Сезне уку процессны күтәрү өчен, 1-нче Проректор вазифаларын башкарырга билгеләделәр.
      1990 елда яшь буынны тәрбияләүдә һәм Үзбәкстанда мәгарифны үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен Сезгә Үзбәкстан Республикасының “Атказанган халык мәгарифы хезмәткәре” дигән югары Звание бирелде.
       2000-нче елда үзегезнең уңышларыгызны өстәп  Сез, читтә укып “Хокук белеме - юриспруденция” белгечлеге буенча Мәскәү гуманитар-икътисады Институтын уңышлы рәвештә тәмамладыгыз.
        Үзбәкстанда финанс-хуҗалык өлкәсен күтәрү өчен 1996 -1999 еллар дәвамында  “Урта Осие Транс” дигән халыкара йөкләр йөртүче автопредприятиенең Генераль директоры булып билгеләнеп абруйлы эш башкардыгыз.
      2005-2019-нче еллар дәвамында Үзбәкстанның Дәүләт физик культурасы институтының проректор вазифаларын башкардыгыз, 2009 – 2010 елларда югары белемле укытучы, шәхес булып – Сез Ректор вазифаларын башкардыгыз. Һәм хәзерге вакытта шул институтта “Икътисад һәм спорт менеджменты” кафедрасында профессор дәрәҗәсендә хезмәт итәсез.
       Ришат әфәнде, Сез яшь вакытыннан ук спорт белән шөгыйлләнеп, грек-рим көрәше буенча “Спорт мастеры” дәрәҗәсенә җиттегез һәм Үзбекстан Республикасы “Физик культура һәм спорт буенча отличнигы” билгесенә лаек булдыгыз. Спорт өлкәсендә дә, изге укытучылык һөнәрегездә дә зур уңышларга ирештегез. Ватанга йөзләгән укучыларны, спортчылар - көрәшчеләрне югары дәрәҗәдә әзерләп чыгардыгыз. Олысына да, кечесенә дә Сез – кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, югары белемле шәхес!
      Дәүләтебез бу эшегезгә лаеклы бәя биреп, Үзбәкстан Республикасы Бәйсезлегенең 30-еллык юбилее уңаеннан Сезне  Үзбәкстан Республикасының  “Мехнат Шухрати” дигән югары дәрәҗәле ордены белән бүләкләде.
Үзбәкстан Республикасы Милли Олимпия Комитеты каршындагы “Спорт ветераннары советы” Сезне,  Үзбәкстанда спорт һәм физик культурасын үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен Почетлы грамота, кыйммәтле бүләк һәм “Ветеран спорта” дигән медаль белән бүләкләде!
       Хөрмәтле Ришат Хисматуллович! Менә инде күп еллар дәвамында Сез Ташкент шәһәребез Татар ижтимагый мәдәни-агарту Үзәгенең рәисе вазифасын армый-талмый башкарасыз. Сезнең җитәкчелегегез астында Татар үзәге чәчәк ата башлады һәм зур уңышларга иреште! Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының даими агъзасы булып Сез, Үзбәкстан һәм Татарстан арасында дуслык һәм мәдәни элемтәләрне ныгытырга тырышасыз. Үзбәкстанда яшәүче татар диаспорасын Россиядә -Татарстанда таныттырасыз. Аның мисалы: 2016ел октябрь аенда Татар мәдәни үзәгебезнең тарихында беренче булып, татар артистларыбызның тарихый Ватаныбызда уңышлы чыгышлары яңгырап үтүен әйтергә була! Һәм шул ук вакытта Үзбәкстанга Татарстаннан даими рәвештә профессиональ артистларыбыз килеп торуы – бу  Сезнең казанышларыгыз! Сез татар телен, мәдәниятен-сәнгатен үстерүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауда әйтеп бетергесез зур эшләр башкарасыз. Һәм Үзбәкстанда милләт-ара дуслыкны, бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертәсез.

Тарихый Ватаныбызда да Сезнең эшегезгә югары бәя бирелә! Татарстан Республикасы тарафыннан Сез “Фидакарьле хезмәтләре өчен” медале һәм   Бөтендөнья Татар Конгрессы тарафыннан һәм Россия Федерациясе Хөкемәтеннән, Узбәкстандагы Россия Вәкиллегеннән төрле дәрәҗәдәге медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләндегез!
Милләтебез алдында зур хезмәтләрегез өчен, Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге агъзалары  һәм бөтен милләттәшләребез исеменнән Сезгә иксез-чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!  
Хөрмәтле Ришат Хисматуллович! Гаиләгездән, балаларыгыздан-оныкларыгыздан, укучыларыгыздан һәм милләттәшләребездән игелек-хөрмәт күреп яшәгез! һәрвакытта шулай ачык йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга-таба да сау-сәламәт булып, тынычлыкта - бәхеттә яраткан гаиләгез белән бергә һәр көнгә шатланып, яшәргә язсын Сезгә! ОЗЫН ГОМЕРЛЕ булыгыз!
 
Татарстан Республикасы “Атказанган мәдәният хезмәткәре”
Райхан Манняпова.
Татар иҗтимагый мәдәни-агарту Үзәге
агъзалары    
                                                2021 ел.

Подробнее